Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Женская консультация №9 больницы №16
🌟 Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясады
Россия Президенты «Гаилә», «Озын һәм актив тормыш», «Россия яшьләре», «Кадрлар» һәм «Мәгълүматлар икътисады» яңа илкүләм проектларны эшләтеп җибәрү турында игълан итте.

👸 Азнакай районы кызы «Мисс Европа» Халыкара матурлык конкурсында җиңү яулады
Илебез вәкиле озак вакыт эчендә беренче тапкыр төп бүләкне отты.

🕌 Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаешта җәмигъ мәчетен ачты
Татарстан Рәисе мәчет ачылу белән котлады һәм хәйриячеләргә төзелештә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

👨‍👩‍👧‍👦 Алабуга халкын 2 март көнне кыш озату бәйрәменә чакыралар
Килгән кунакларны Шишкин буасында халык ярминкәсе, иҗат коллективлары чыгышы, кышкы күңел ачулар һәм сыйлар көтә.

🐟 Татарстан сулыкларында балыкларны кислород җитмәүдән коткару өчен 6 мең бәке борауланган
Коткару операцияләре республиканың 20 районында үткәрелгән.
Источник: https://vk.com/wall-202185970_761
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение